Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

Яңалык

"Әле һаман сызлый яралар..."

Әфган сугышы белән таныштыру. Әфганстанда хезмәт иткән авылдашыбыз Радик Аскаров белән очрашу һәм Әфганстанда хәрби хезмәттә һәлак булган авылдашыбыз Васыйл Әһлиуллинны искә алу.

"Батырлыгыңны без онытмыйбыз, блокадалы Ленинград!" Китап күргәзмәсе.

Ленинград блокадасы сугышларында һәлак булган ватандашларыбызның батырлыгын онытмау максатыннан, китапханәдә,"Батырлыгыңны онытмыйбыз, блокадалы Ленинград!"- исемле китап күргәзмәсе төзелде.

"Яңа ел маҗаралары!" Фольклор бәйрәм.

4 гыйнвар көнне, авылыбыз күпфункцияле үзәгендә,мәктәп укучылары һәм детсад балалары өчен "Кыш бабай маҗаралары"- дип исемләнгән күңелле тамаша оештырдык.

"Давыллы еллар җырчысы - Һади Такташ!"

Китапханәдә, Һади Такташның тууына 120 еллыгына багышлап, "Давыллы еллар җырчысы- Һади Такташ!"- исемле китап күргәзмәсе төзелде һәм инстаграм һәм контакт челтәренә видеоролик ясап куелды. Һади Такташның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышырга була.

"Яңа ел тәрәзәләре." Акция.

Гаиләнең яңа ел традицияләрен саклап калу һәм трансляцияләү, традицион гаилә кыйммәтләрен ныгыту.

"Исемең билгесез, батырлыгың- үлемсез!" Батырлык дәресе.

3 декабрь- "Билгесез солдат көне". Әлеге истәлекле көн билгесез булып калган совет солдатларының үлемсез батырлыгын мәңгеләштерү, тынычлык өчен гомерен биргән һәр кеше турында хәтерне киләчәк буыннарга тапшыруны максат итеп куя.