Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

Яңалык

"Кошлар - канатлы дуслар!" Балалар иртәсе.

Балаларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү, кышлаучы һәм күчмә кошларны танып - белергә өйрәтү, аларны тормышыбыздагы әһәмиятле ролен аңлату, сак мөнәсәбәт тәрбияләү.

"Китап иленә сәяхәт." Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы." Китапханә дәресе.

Укучыларга китапның барлыкка килү тарихы турында кыскача мәгълүмат бирү. Китапның кеше тормышындагы ролен, әһәмиятен аңлату, китап укуга кызыксыну уяту, тел байлыгын арттыру, фикерләү сәләтен үстерү. Китапка мәхәббәт, сакчыл караш тәрбияләү.

"Нәүрүз мөбарәкбад!" Фольклор кичә.

Нәүрүз бәйрәме - татар халкының тамаша кору традицияләрен, уен - күңел ачу чараларын саклап, үстереп килүче бер йола бәйрәме буларак хәзер дә онытмаска кирәк.

"Әхлак - әдәп нигезе!" Тәрбия сәгате.

Кече яшьтәге балаларга әхлакый тәрбия бирүдә халкыбызның гореф - гадәтләрен, борынгыдан килгән традицияләрен куллануның роле зур булуы һәркемгә мәгълүм. Бигрәк тә балаларга әхлак тәрбиясе бирүдә традицион булмаган булмаган чараларның берсе булып дини культура белән таныштыру тора.Яшь буынны иманлы, инсафлы итеп тәрбияләүдә ислам диненең әһәмияте зур.