Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

Яңалык

"Гомер көзләренә кергәндә...”

Өлкәннәр көне уңаеннан, Шушмабаш мәдәният йортында "Гомер көзләренә кергәндә...” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе оештырдык. Чәй өстәле артында матур җырлар тыңлап, үзләре дә яшьлекләренә кайтып, төрле күңелле уеннар уйнап, хатирәләр яңартып, җырлап, биеп күңел ачтылар.

“Сез иң гүзәл кеше икәнсез”

Чөнки бәйрәмдә катнашучыларның һәркайсы бу мизгелләрдә кем булуына карамастан, хәтер дәфтәрләрен ачтылар, Шушмабаш мәктәбе белән бәйле хатирәләрне искә төшерделәр. Алдан әйтелгәнчә, кичәнең төп геройлары хөрмәтле укытучылар булды

«Ислам дине керсен күңелгә»,

Корбан гаете бәйрәмендә 5 яшьтән 12 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар катнашты. Шушмабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре алар өчен кызыклы программа әзерләгән иде. Күп кенә яшүсмерләр Исламның баганалары турында бик аз белә. Шуңа күрә дә алар мини-квестта бик теләп катнаштылар. Кичә ахрында учакта пешкән корбан итеннән плау белән авыз иттеләр.

Язучы белән очрашу

Арча Үзәк китапханәдә, якташ язучыбыз Рөстәм Галиуллин белән очрашуда булдык. Очрашуда сүз “Яңа татар пьесасы” бәйгесе өчен махсус иҗат ителгән "Көзге кайтаваз" пьесасы турында барды.

Сабантуйга мәйдан җыю

Милли бәйрәм Сабантуйга әзерлек эшләре башланды. Әзерләнүнең иң күңелле өлеше – ул бәйрәм үткәрү өчен бүләкләр җыю. Әлеге борынгыдан килгән матур гадәт, үзе бер зур бәйрәм чарасын хәтерләтә. 2 июнь көнне Шушмабаш авылында, Сабантуйга бирнә җыю бәйрәме ясап, авыл халкын бәйрәмгә чакырып кайттык.

«Сез китапханәнең тере тарихы»

27 майда Гомумроссия китапханәләр көне билгеләп үтелә. Бу көн Россиянең барлык китапханәчеләре өчен һөнәри бәйрәм булып тора. Бәйрәм уңаеннан Шушмабаш җирлеге китапханәчеләре, шушы җирлектә китапханәче булып хезмәт итеп, тирән эз калдырган, мөхтәрәм шәхесләр Хәҗәрбикә апа Мухаметшина, Мәрьям апа Халиуллина, Рәзинә апа Ахметҗанованы бәйрәм белән котлап, хәлләрен белеп, эш тәҗрибәләре белән уртаклашып, алардан киңәшләр тыңлап кайттык.

Сугыш турында укыйбыз

Самара өлкә балалар китапханәсе "Балаларга сугыш турында укыйбыз" исемле Халыкара акциясен үткәрү инициативасы белән чыккан иде. Әлеге акциянең максаты -сугыш чоры балалар әдәбияты үрнәгендә кече һәм урта яшьтәге китап укучыларда патриотик хисләр тәрбияләү. Әлеге изге эштән безнең китапханә дә читтә калмады. Акциядә катнашу өчен теркәлү үтеп электрон билет алдык...

Көлке көне.

3 нче апрельдә Шушмабаш урта гомуми белем бирү мәктәбендә рус теле укытучылары тарафыннан Көлке көне үткәрелде

"Нәүрүз мөбәрәкбад!"

"Нәүрүз" - яз һәм кояш бәйрәме, язгы көн белән төн тигезлеге көне һәм яңа игенчелек елы башы. Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында, милли бәйрәмнәргә, гореф-гадәтләргә һәм традицияләргә кызыксынуны үстерү максатыннан, 22 мартта Шушмабаш авыл җирлегенә керүче мәдәният йортлары һәм китапханәләр хезмәткәрләре Шушмабаш урта мәктәбе белән берлектә Нәүрүз бәйрәмен үткәрдек.

«Киләчәгебез үз кулыбызда»

Шушмабаш урта мәктәбе укучылары катнашында «Киләчәгебез үз кулыбызда»- дип исемләнгән әңгәмә үткәрдек.

"Милли мәдәният саекмас чишмә"

"Милли мәдәният саекмас чишмә" районкүләм бәйгесе кысаларында без, Шушмабаш җирлеге китапханәчеләре, китап укучыларны Мөслим районында яшәп иҗат итүче язучы Фоат Садриев иҗаты белән таныштырдык.

“Образ учителя на страницах детских книг” акция

2023 нче ел- Россиядә Укытучылар һәм остазлар елы буларак игълан ителде.Шул уңайдан, Роберт Миңнуллин исемендәге республика балалар китапханәсе “Образ учителя на страницах детских книг” дип исемләнгән республика күләмендәге акция уздыра. Әлеге акциядә Ашытбаш авыл китапханәсе дә катнашты.

“Туган телгә – урын түрдә”

21 нче февраль Халыкара туган тел көне дип игълан ителде. Шул уңайдан, халкыбызда туган телебезгә карата мәхәббәт, горурлык хисләре тәрбияләүне, телебезнең сафлыгы, матурлыгы, аһәңлеге өчен армый-талмый көрәшүне максат итеп, районыбыз китапханәләрендә төрле чаралар үткәрелде.

Күренекле татар хатын-кызы- Рая ханым

10нче февраль көнне Шушмабаш урта мәктәбендә бик матур кичә булып узды. Кичәбезгә кунакка күренекле укытучы, РСФСРның мәгариф отличнигы, “Ел хатын-кызы” республика күләм конкурсында җиңүче, мөслимәләр берлеге җитәкчесе – Рая Ахуновна Фатхуллина чакырылган иде.