Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

Яңалык

5 май- Бөтендөнья агач утырту көне.

“Агачларны сындырма – кулың корыр”, – дигән сүзләргә никадәр мәгънә салынган. Тирә - юнебезгә яшеллек бирүче, сулар һавабызны чистартучы урманнарны саклау, агачлар утырту барыбызның да уртак бурычы.

"Сугыш чоры кайтавазы" Белешмә сәгать

Апаз авылы китапханәчесе,укучыларга, төрле милләт халыкларының бердәм , дус булып сугыш кырында һәм тылда җиңүне якынайту өчен кылган батырлыклары турында сөйләде.

"Кошлар канатлы дуслар" Белешмә сәгать

Китапханәче,мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен кошлар турында мәгълүмат бирде. Балалар кошларның яшәү шартлары,ничек тукланулары, кайда кышлаулары турында белемнәрен арттырдылар.

"Бизәкләрдә халкым тарихы" Аралашу сәгате.

Тарихыбызга кагылышлы бер генә эйберне, бер генә бизәкне дә онытырга һәм югалтырга хакыбыз юк безнең. Болар- безнең әби-бабаларыбызның үзләреннән соң килгән буыннарга, безгә генә түгел,балаларыбызга һәм балаларыбызның балаларына да мирас итеп калдырган байлыгы.

"Туган ил сагында" Әдәби-музыкаль кичә

24 нче февраль Апаз китапханәсе, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан "Туган ил сагында" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр.