Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Бүген – Космонавтика көне, Юрий Гагаринның батырлыгы көне!

Совет космонавты Юрий Гагаринның 1961 елның 12 апрелендә 108 минутка сузылган галәмгә тәүге сәяхәте мәңгегә тарихка кереп калды. Бу истәлекле вакыйгага бүген 63 ел.
Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Космос, космонавтлар, йолдызлар, планеталар турында мәгълүмат белән таныштылар, рәсемнәр буядылар. Космонавтика көнен менә шундый файдалы чара белән билгеләп үттек.