Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

"Ялкын" журналына 100 яшь!

Балалар һәм яшүсмерләр журналы “ЯЛКЫН” быел 100 еллык юбилеен бәйрәм итә. Шул уңайдан укучыларыбыз бүгенге чарада “Ялкын” журналы битләре буйлап кызыклы, мавыктыргыч сәяхәт кылдылар. Тарихы, журналның даими сәхифәләре белән таныштылар.
«Ялкын» журналының беренче саны 1924 елның 20 мартында Мәскәүдә дөнья күрә. Муса Җәлил журналны оештыручыларның берсе булган. Башта журнал “Кечкенә иптәшләр” дип аталган, аннары “Октябрь баласы”, “Пионер”, “Пионер каләме” исеме астында басылган. Бөек Ватан сугышы елларында аның эше туктап торган. “Ялкын” исемен уйлап табучы – берничә ел дәвамында мөхәррир булып эшләүче Ләбибә апа Ихсанова. Ялкынның төп укучылары – 13-17 яшьлек кыз-егетләр.
«Ялкын» журналының башка матбугат чараларыннан аермалы буларак, балалар редколлегиясе бар. Бу – мәктәп яшендәге журналистика белән кызыксынучы балалар төркеме.
100 яшь – олы яшь. Бер гасырлык тарих артында зур саннар, зур эшләр бар. Бик матур чыга журнал. Эчтәлеге, бизәлеше бик шатландыра. Бүләкләре бихисап. Рәхмәт коллективка!
Бүген мин үзләрен “ЯЛКЫН” журналының дусты дип атаган һәркемгә рәхмәт белдерәсем килә. “ЯЛКЫН” Сезнең белән икенче гасырда да бергә булсын, аңа һәрвакыт уңышлар юлдаш булсын!