Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Китап вә уку

Татар халкының күренекле фикер иясе, бөек мәгърифәтче, мәшһүр тарихчы һәм педагог Ризаэддин Фәхреддин безгә китаплар белән дус булырга, алардан аерылмаска киңәш итә. “Гүзәл китаплар – гаҗәеп әйберләр күренәчәк көзге, аулакта сердәш, ялгызлыктан иптәш, хәсрәтләрдә шатлык китерүче, фикерләрне нурландыручы, үткән заманнар хәлләрен сөйләп торучы, өметләр, вакыйгаларны хикәят итүче, гакыллы кешеләрнең гакылларын күзләргә күрсәтүче аз хаклы күп файдалы нәрсәләрдер. Шуның өчен китап алуда саранлык итмәгез, китаплардан аерылмагыз!” "Китап уку кешеләрнең йөзенә нур, күңелләренә шатлык китерер".