Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Бүген Бөтендөнья шигърият көне бәйрәм ителә

Шигърият – кешелекнең иң зур казанышларыннан берседер, мөгаен. Хисләреңне шигъри телдә белдерү, үзеңнең дөньяга карашыңны рифмага салу, киләчәккә хыялланып, үткәннәрне искә алу, бер үк вакытта миллионнарга мөрәҗәгать итү һәм шул ук вакытта үзең генә калу, моңа бары тик шигърият кенә сәләтле.

Бу көнне Халыкара шигърият көне итеп билгеләп үтү турында карар 1999 елда ЮНЕСКО Генераль ассамблеясының 30 нчы сессиясендә кабул ителә. Беренче тапкыр поэзия көне 2000 елның 21 мартында ЮНЕСКОның Париждагы штаб-фатирында һәм Мәскәүдә уза.

Бәйрәм белән!