Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

"Яңгырасын җиңү җыры!"

8 май көнне Пушкин картасы программасы кысаларында, Яңа Кырлай авыл китапханәсендә  сугыш еллары җырлары турында әдәби-тематик кичә үткәрелде. Кичә барышында  Совет халкының һәм авылдашларыбызның Бөек Ватан сугышында Җиңүгә илткән юллары, фронтта һәм тылдагы батырлыклары, солдатларның сугышчан рухын күтәргән җырлар турында сөйләштек.

"Сугышта җыр булмаса, икеләтә авыр", - дип ассызыклый фронт мәкале. Ялга туктаган минутларда җыр ял итәргә мөмкинлек бирә. Ә авыр минутларда үз көчен мобилизацияләргә, көчсезлектән һәм паникадан котылырга ярдәм иткән. Фронт җырларында Ватанга, әнигә, яраткан кызга мәхәббәт җырлана. Алар арасында «Көтәм сине», «Солдатлар», «Яраннар чәчәк аткан», «Кайту» бар.Рус телендә- «Землянка», «Тёмная ночь», «Синий платочек», «День победы».

Сугыш елларында җырның роле бик югары була. Ул фронтта һәм тылда булган барлык вакыйгалар турында сөйли,  җаннарны җылыта халкыбызның бөек батырлыгын данлый. Аларда патриотизм, солдат дуслыгы, мәхәббәт турында әйтелгән. Музыка- кешеләргә авыр минутларда ярдәм итә, аларның арыган җаннарын юата. Бу чор җырларының үз тарихы, үз юлы һәм үз язмышы бар.

«Военной песни негасимый свет»- китап күргәзмәсендә төрле елларда язылган сугыш җырлары китаплары һәм җыентыклары тәкъдим ителде.

Чараның икенче өлешендә китапханәче Георгий тасмасыннан брошкалар ясау буенча мастер — класс үткәрде. Миллионлаган кеше, тасма бәйләп, сугыш ветераннарына рәхмәтләрен, батырлыклары өчен горурлыкларын белдерә, һәлак булганнарны искә ала.

Мастер-класс башында китапханәче Зөһрә Кәбирова чарада катнашучыларга Җиңү символының барлыкка килү тарихын, аның төсләренең әһәмияте һәм Россия тарихында әһәмияте турында сөйләде. Декоратив брошь ясаганда, барлык катнашучылар тасманың төсләре нәрсә аңлатканны һәм аны киемдә ничек дөрес куярга икәнен белделәр. Тасма йөртүнең рәсми кагыйдәләре юк, бу сугышта катнашучыларга хөрмәт һәм рәхмәт билгесе генә. Мастер-класста катнашучыларга Георгий тасмасының бизәлеш вариантлары күрсәтелде. Чарада катнашучыларның һәрберсе үзләренә истәлеккә Җиңү символын ясадылар.