Акция "Ветеранга кунакка"
Безнең җирлектә тыл ветераннарын котлау матур традициягә әверелде. Үз гомерләре бәрабәренә күптән көтелгән Җиңүне алып килгән өлкәннәр алдында без түләүсез бурычлы. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итү көннәрендә, 6нчы май көнне китапханәчеләр, мәктәп укучылары, мәдәният хезмәткәрләре 6 ветеран өендә кунакта булдылар һәм аларны Җиңү бәйрәме белән котладылар.