«Китаплы гаилә - гыйлемле гаилә»
Т Р Арча муниципаль районы башкарма комитетының “Мәдәният идарәсе”, “Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы” муниципаль бюджет учреждениеләре берлектә оештырган «Китаплы гаилә - гыйлемле гаилә» иҗади бәйгесенең чираттагысы Яңа Кырлай авылы мәдәният йортында узды.
Гаилә – рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне саклаучы, ата-бабалар тәҗрибәсен, тәрбиясен олы хәзинә итеп кадерләп торучы, буыннарны өзелмәс чылбыр белән бәйләүче ул. Авыр эш көненнән соң яисә ерак юлдан кайткач, без ашыга-ашыга, сабый бала кебек җылы кочакка, газиз гаиләбез янына ашыгабыз. Тугрылык, хөрмәт, мәхәббәт хисләре ташкыны, чиксез бәхет һәм күңел тынычлыгы чыганагы да ул гаилә. Гаиләләр күп төрле, ә менә китап укырга яратучы, тарихлы, белемле һәм иҗади гаиләләр күп түгел. Шуларның иң-иңнәре 25нче апрель көнне Яңа Кырлайга җыелды. Авылыбыз данын Галимҗановлар гаиләсе яклады һәм «Китаплы гаилә - гыйлемле гаилә» номинациясендә җиңү яулады. Апрель аенда узган бәйрәмне Габдулла Тукай иҗаты белән бәйләмәү дөрес тә булмас иде. Шуңа да безнең гаиләбез бөек шагыйребез иҗатына өстенлек бирде.