Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

«Йолдызлар һәм галактикалар арасында»

12 апрель көнне Яңа Кырлай авылы китапханәсендә укучылар  “Йолдызлар һәм галактикалар арасында" дип исемләнгән танып белү сәяхәтендә булдылар. Космонавтика көне – кешенең беренче тапкыр космоска очуына багышланган бәйрәм, аны бар халыклар 12нче апрель көнне билгеләп үтәләр.  Балалар космосны өйрәнү һәм космонавтика үсеше тарихы белән таныштылар.

Борынгы заманнардан ук планеталар һәм йолдызларның серле дөньясы кешеләрнең игътибарын үзенә җәлеп иткән. Безнең ватандашыбыз Юрий Алексеевич Гагарин «Восток» космик корабында күккә очып, космосны тикшерүчеләргә юл ача. Балаларга "Безне көтегез, йолдызлар!" -китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Шулай ук балалар космос темасына багышланган энциклопедияләр, нәфис һәм фәнни-популяр китаплар белән таныштылар. "Космос турында зур җыентык" дип аталган мультфильм өйрәнгәннәргә өстәмә булды. Ахырда, балалар белән бергә Космонавтика көненә багышланган эшләнмә ясадык. Укучылар зур тырышлык һәм кызыксыну белән катнаштылар һәм үз эшләреннән бик канәгать калдылар.