Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

"Яраткан әкиятләрнең тылсымлы дөньясы"

2нче апрель - Халыкара балалар китабы көне уңаеннан Яңа Кырлай авылы балалар бакчасыннан кунаклар килде. Балалар В. Бианки әсәрләре буенча төшерелгән мультфильмнар карадылар , китапханәдә булган төрле китаплар белән таныштылар, интерактив уеннар уйнадылар, биеделәр. Мәдәният хезмәткәрләре алар өчен матур җырлар башкарды, балалар өчен китап күргәзмәлегеннән  китаплар тәкъдим ителде. Кичә тәрбиячеләр, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә узды.

Безнең теләк :

Һәр бала үзенең яраткан китабын тапсын һәм үзе өчен гаҗәеп уку дөньясын ачсын!   Һәм һәр укылган китап алар өчен белем һәм фантазия дөньясына озатучы булсын иде!