Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

“Китап төпләү серлере”

Китап - гасырлар дәвамында кешеләргә тугры хезмәт итүче белем чыганагы. Гомер буе без китапка мөрәҗәгать итәбез. Ләкин китаплар озаграк яшәсен өчен, алар белән дөрес мөгаләмәдә булырга кирәк. Яңа Кырлай авыл китапханәсе мөдире әзерләгән чара барышында балалар китаплар барлыкка килү тарихын, күпме һөнәр ияләренең китаплар төзү өстендә эшләвен, бу процессның никадәр күп вакыт таләп итүен, безнең көннәрдә китап ничек әзерләнүен белделәр.

Китаплар нәрсәне яратмый, ә нәрсәгә шат һәм рәхмәтле булачак? Китапханә китаплары кулдан кулга күчә, шуңа күрә синнән соң китап чиста һәм пөхтә булып калсын өчен тырышырга кирәк. Китапханәче  Зөһрә Кабирова балалар белән клей, скотч, кәгазь, резинка һәм кайчы ярдәмендә китапларны дәвалап була алу сере белән уртаклашты.