Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

"Әниемә бүләгем. Үз кулым белән ясаганы - иң кадерлесе"

1 март көнне  Яңа Кырлай авылы китапханәсе хезмәткәрләре балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәгеләр өчен мастер-класс күрсәттеләр. Балаларның иң кадерле- Әниләре, туганнары һәм яраткан әбиләре турында сөйләштек. Шулай ук халыкара хатын-кызлар көне тарихы, аны дөньяның төрле илләрендә ничек бәйрәм итү үзенчәлекләре турында таныштырдык. Язгы күренешләр, яз көне кайта торган кошлар турында табышмаклар чишелде, «Әкияттәге әниләр» темасына викторина үткәрелде. Балалар «Иң кадерле, иң хөрмәтле булсын җирдә Әниләр " дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар.

8 Март- бик шатлыклы һәм игелекле бәйрәм, бу көнне әниләрне бүләк белән сөендерәсе килә. Иң яхшы бүләк-үз кулларың белән ясалганы. Бүгенге мастер-класста без балалар белән әниләргә бүләккә открыткалар ясадык. Төсләрне һәр бала үзе сайлады, чөнки һәр катнашучы әнисенең нинди төсне яратканын белә. Открыткалар ясап бетергәннән соң, балалар үзләренең әниләр көненә өйрәнгән шигырьләрен дә сөйләп күрсәттеләр. Бәйрәм бик матур, күңелле узды, балалар үзләренең эшләреннән канәгать калдылар.