Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

Освенцим - немец концлагереның аяусыз тарихы.

1945 елның 27 гыйнварында совет гаскәрләре Освенцим концлагерен (хәзерге Польша территориясендә) азат итә. Бу көн Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә.

Дөнья тарихында “Холокост” дип, 1941-1945 еллардагы Икенче Бөтендөнья сугышында Өченче рейх тарафыннан төрле милләтләргә карата кылынган геноцид фаҗигасен атыйлар. Холокост - инглизчәдән һәм борынгы грек сүзеннән “ут белән юк итү” дигәнне аңлата. Икенче Бөтендөнья сугышына кадәр үк Германиядә кешенең милләтенә карап эзәрлекләүләр башланудан бигрәк тә яһүдләр зур зыян күрә. Аерым бер милләтләрне юкка чыгару сугыш барышында яулап алынган территорияләрдә дә дәвам итә. Освенцим концлагере ул чордагы меңләгән “үлем лагерьләре”нең берсе була.

Кешеләрне эзәрлекләү һәм күпләп юк итүнең бу куркыныч чоры, Холокост турында Яңа Кырлай авыл китапханәсе мөдире Әхмәтҗанова Н.Н. сөйләде. Чарага 5-6 сыйныф укучылары чакырылган иде. Чара барышында алып баручы "Холокост" презентациясен сөйләде һәм күрсәтте.