Старо-Турналинская сельская библиотека - филиал № 38

" Без ришвәтчелеккә каршы." Информация сәгате.

8 декабрь – Халыкара  коррупциягә  каршы  көрәш  көне  уңаеннан  китапханәдә  1 -  4  класс  укучылары  өчен  ,, Без  ришвәтчелеккә каршы ! “  дигән  мәгълъмат  сәгате  үтте. Балаларга  ришвәтчелекнең  нәрсә  аңлатуын , ни  өчен  аның  халык  арасында киң  таралуын  сөйләдек. Ришвәтче  булуның  бик  начар  гамәл  булуын , аны  булдырмас  өчен  бары  тик намус  белән  яшәргә , законнарны  бозмаска  кирәклеген  аңлаттык.