Мендюшская сельская библиотека - филиал № 24

Яңалык

"Балалар әдәбиятының дәү әнисе"

Мөндеш башлангыч мәктәбендә балалар әдәбияты язучысы Әминә Бикчәнтәеваның тууына 105 ел тулу уңаеннан викторина үткәрелде.

"Җирем,суым,күгем"(әдәби кафе)

2016 нчы ел Татарстанда "Су саклау зоналары елы".Шул уңайдан башлангыч класс укучылары белән су буенда "Җирем,суым,күгем" дип исемләнгән әдәби кафе үтте.

"Җиңү кайтавазы мәңгелек!"

7 нче май көнне һәйкәл каршында Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан бәйрәм митингы үтте.Митингта тыл ветераннары катнашты.

"Без кайсы әкияттән?"(Уен-сәяхәт)

28 нче апрель көнне Габдулла Тукайның тууына 130 ел уңаеннан,Мөндеш мәдәният йортында китапханә белән берлектә,"Син кайсы әкияттән?"дип исемләнгән уен-сәяхәт үтте.Укучылар язучының тормышы,әкиятләре,шигырьләре буйлап сәяхәткә чыктылар.Уен ахырында җиңүчеләргә бүләкләр бирелде.

"Тукай кайта безгә һәр язда".

26 нчы апрель көнне Мөндеш Мәдәният йортында 1-4 сыйныф укучылары белән "Тукай кайта һәр язда" дип исемләнгән шигыръ кичәсе үтте.Һәр класстан сәнгатьле шигыръ сөйләүче укучылар билгеләнде,грамота белән бүләкләнде.

"Без табигать баласы"(кошлар көне)

Мөндеш мәдәният йортында башлангыч класс укучылары белән,кошлар көне уңаеннан"Без табигать баласы" дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрелде.Уенның максаты кошлар турында күбрәк белү һәм алар турында кызыксыну, канатлы дусларыбызга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Укучыларга кошлар дөньясы белән якыннанрак таныштыру, аларның нинди файда китерүләре турында сөйләнде. Аларга сакчыл караш тәрбияләү, кошларны рәнҗетмәскә кирәклегенә төшендерелде.

“Кил син,кил син,Яңа ел,шатлыкларга күмелеп!”

31 нче декабрь көнне Мөндеш авыл мәдәният йортында авыл халкы өчен “Кил син,кил син,Яңа ел,шатлыкларга күмелеп!” дип исемләнгән җырлы-уенлы тамаша үтте.Язучыларыбызның шигыръләре сөйләнде,әсәрләрдән өзекләр куелды

Мәдәни көндәлек буенча сәяхәт.

21 октябрь көнне башлангыч сыйныф укучыларына мәдәни көндәлек тапшыру чарасы үткәрелде.Укытучы Рахматуллина Алсу Раисовна,көндәлекнең бүгенге көндә әһәмияте,тиешенчә тоту кагыйдәләре,ни дәрәҗәдә яхшы итеп тутыру шартлары белән таныштырды.