Кошлаучская сельская библиотека - филиал № 20

“Мәңге яши Тукай безнең күңелләрдә!”

 Кушлавыч авылында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан “Мәңге яши Тукай безнең күңелләрдә!” дигән шигърият бәйрәме узды. Тукай туган көнне Кушлавычта үз милләтенә, туган авылына, туган теленә катнашы булган һәркем Тукай һәйкәленә бара. Бу-традиция. Габдулла Тукай үзенең әсәрләрендә туган якның матурлыгын, халыкка, туган телгә мәхәббәтне данлый. Аның китаплары безне игелеккә өйрәтә, мәрхәмәтле, гадел һәм кыю булырга өнди. Шагыйрьнең туган авылында яшәвебез белән горурланабыз. Бөек татар шагыйренең туган көненә багышланган Шигърият бәйрәме берничә урында узды. Әдәби кичәдә Кушлавыч мәктәбе укучылары һәм укытучылары катнашты. Шагыйрь һәйкәле янында укучылар Габдулла Тукай әсәрләрен укыдылар. Ә китапханәдә шагыйрь иҗатына багышланган «Сүнмәс йолдыз син, Тукай!” . Тукайлар гаиләсенең йорт-музеенда музей буйлап экскурсия, экспозиция белән танышу үткәрелде. Чара ахырында барлык чыгыш ясаучылар һәм тамашачылар татар халкының рәсми булмаган, әмма яраткан гимны булган «Туган тел» җырын башкардылар.