Кошлаучская сельская библиотека - филиал № 20

“Саклыйк туган җиребезне”

  Китапханәче Халыкара Җир көне тарихы, аның күпьеллык традицияләре, тынычлык кыңгыравы турында сөйләде. Бу көнне Чиста су, Җир һәм Һава бәйрәме дип атыйлар тормыш өчен кирәкле барлык нәрсәләр, экологик һәлакәтләрне искә төшерү көне. Балалар планетада булган ресурсларның байлыгы, табигатькә сакчыл мөнәсәбәт, хайваннарны һәм үсемлекләрне саклау турында белделәр, дөньяда һәм бездә экологик проблемалар белән таныштылар. Уен формасында хайваннар һәм үсемлекләр турында табышмаклар чиштеләр. Табигатебез турында тагын да күбрәк белергә балаларга «Җир безнең уртак йортыбыз» китап күргәзмәсе материаллары, танылган язучылар И.С. Тургенев, К. Г. Паустовский, М.М. Пришвинның табигать турында сүзләре ярдәм итте.  Чара мондый чакыру белән тәмамланды: "Әйдәгез, табигатебезне саклыйк – ул матур, бай һәм бик күп төрле, әмма чиксез түгел!”