Кошлаучская сельская библиотека - филиал № 20

«Җир - безнең уртак йортыбыз»

    22 апрель көнне киң колачлы бәйрәм – БМО эгидасы астында үткәрелүче Халыкара Җир-Ана көне – безнең уртак йортыбыз көне уздырыла. Бәйрәм 2009 елның 22 апрелендә Генераль Ассамблеясының 63 нче сессиясендә билгеләнә һәм, 2010 елдан һәр елны 22 апрель көнне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Кушлавыч балалар бакчасында Җирнең туган көнен билгеләп үттек. Бу -чиста Су, Җир һәм Һава бәйрәме. Көн «Җир - безнең уртак йортыбыз» әңгәмәсе белән башланды, планетабыз турында иллюстрацияләр каралды,глобус белән таныштык. Балалар планетабызны ничек саклап калу өчен нәрсә эшләргә кирәклеген белделәр. Табигатьтә, урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белемнәрне искә төшердек һәм ныгыттык. Урманда яшәүче җәнлекләрне танырга өйрәндек.