Кошлаучская сельская библиотека - филиал № 20

"Без Гагарин оныклары "

Кушлавыч авыл китапханәсендә Космонавтика көненә багышланган "Без Гагарин оныклары " дигән уен узды. Балалар йолдызлар һәм планеталарның серле дөньясына чумдылар, космонавтика үсеше тарихы, космонавтлар белән таныштылар. Аннары космик викторина сорауларына җавап бирделәр һәм космик серләрне чиштеләр. Яшь йолдыз сәяхәтчеләре игътибарына "Галәм киңлекләренә юл"китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Уен К.Булычевның "Путешествие Алисы" китабы буенча "Тайна третьей планеты"фәнни-фантастик мультфильмын карау белән тәмамланды