Кошлаучская сельская библиотека - филиал № 20

"Кошларыбыз-табигать сакчылары"

Китапханәче кошлар бәйрәменең барлыкка килү тарихы, кошлар көнен үткәрү датасы очраклы сайланмавы турында сөйләде: нәкъ шул вакытта җылы яклардан безнең канатлы дусларыбыз кайта. Алдан әзерләнгән балалар кошларның файдасы, кайсы ояда кошларга яшәү уңайлырак, нинди материаллардан сыерчык оясы, җимлекләр ясау яхшырак, аларны ничек дөрес итеп урнаштырырга, ашатырга кирәклеге турында сөйләделәр. Аннары балалар белән урманда кошларр сайраганын тыңладык, шуннан соң кошлар турында табышмаклар  чиштеләр, викторина сорауларына җавап бирделәр. Ахырда балалар канатлы дусларга саграк карарга һәм алар турында кайгыртырга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.