Кошлаучская сельская библиотека - филиал № 20

"Әкиятче бабай"

 Китапханәдә танылган татар язучысы, җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулланың тууына 85 ел тулуга багышланган балалар иртәсе үтте. Китапханәче балаларны язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Рабит Батулла өч дистәдән артык китап авторы, шуларның егермедән артыгы балалар өчен. Балаларга аеруча аның маҗаралы әкиятләре ошый.  Язучының әкиятләрен кычкырып укыдык. Аннары балалар табышмакларны чиштеләр, ә җаваплар буенча тыңланган әкият персонажларын таныдылар. Батулланың барлык әкиятләре балаларга бик ошый, чөнки алар игелек, юмартлык, табигатькә һәм гомүмән барлык тереклеккә мәхәббәткә өйрәтәләр.