"Районыбыз асыл кызы"
Китапханәдә Арча районының Мактаулы гражданины Габдрахманова Стелла Зәкиевнага багышланган кичә-портрет үткәрелде. Тыныч тормышта үз батырлыклары белән дөньяны шаккатырган кешеләр бар. Батырлыкны бүгенге тыныч шартларда да башкарырга мөмкин. Намуслы кешенең тормышы-батырлык. Стелла Зәкиевна гомере буе балаларга белем, тәрбия биргән. Китапханәче аның биографиясе, эшләгән эшләре турында кичәдә катнашучыларга сөйләде.