“Муса Җәлил-батыр шагыйрь”
Муса Җәлилнең туган көне уңаннан “Муса Җәлил-батыр шагыйрь” дигән балалар иртәсе үткәрелде. Китапханәгә балалар бакчасына йөрүче нәниләребез килде. Китапханәче аларны Муса Җәлилнең балалар өчен язылган шигырьләре белән таныштырды. Балалар үзләре дә шигырьләр ятлап килгән иделәр.