Кошлаучская сельская библиотека - филиал № 20

"Тәмле сүзле Әминә Бикчәнтәева"

Балалар шагыйре һәм язучы Әминә Бикчәнтәеваның тууына 110 ел тулу уңаеннан Кушлавыч авыл китапханәсендә "Тәмле сүзле Әминә Бикчәнтәева"дигән балалар иртәсе узды. Китапханәгә Кушлавыч балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр килде. Китапханәче шагыйрәнең балалар өчен язылган шигырьләрен укыды, балалар "Бәтилар","Минем әнием","Энҗе чәчәк"шигырьләрен яттан сөйләделәр. Бикчәнтәеваның шигырьләре, хикәяләре әниләрнең балаларга карата җылылыгы, эчкерсезлеге һәм җылылыгы белән сугарылган, шуның өчен аларны укырга да, ятларга җиңел.