Кошлаучская сельская библиотека - филиал № 20

"Ленинград- син безнең йөрәктә"

   Кушлавыч авыл китапханәсе Ленинград блокадасының  өзелүенә багышланган хәтер сәгате үткәрде. Китапханәче балаларга Ленинград блокадасы, блокада икмәге, Таня Савичеваның көндәлеге  турында сөйләде, «тормыш юлы» – Ладога аша юл турында, ленинградлыларның батырлыгы турында сөйләде. Шулай ук видеопрезентация күрсәтелде.