Кошлаучская сельская библиотека - филиал № 20

«Холокост: память без срока давности»

    Кушлавыч авыл китапханәсендә «Холокост: память без срока давности»дип исемләнгән хәтер сәгате узды. Китапханәче укучыларны Холокост фаҗигасе белән бәйле төп төшенчәләр белән таныштырды. Фашизмның күп санлы корбаннары, яһүд халкының рәхимсез юк ителүе турында сөйләде. Алты миллион яһүд-крематорий мичләрендә яндырылган, газ камераларында атып үтерелгән. Моны онытырга ярамый, шуңа күрә чараның төп максаты укучыларга бүгенге көндә без үткәннәрне истә тотарга гына түгел, ә хәзерге дөньяга милләтара ызгыш-талаш, расачыл түземсезлек һәм кеше абруен санга сукмауның нинди куркынычлар китерүен төгәл аңларга тиешлегебезне җиткерү иде. Бер минут тынлык белән барлык катнашучылар Холокост корбаннарын искә алдылар.