Купербашская сельская библиотека - филиал № 19

Яңалык

"Сабантуй балкышы" балалар бәйрәме.

1 июнь-Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, авылыбыз балалар бакчасында бәйрәм уздырдык. Миллилекне кече яшьтән сеңдереп үстерсәң, киләчәгебез ышанычлырак булыр.

"Урман әкияте" балалар өчен әдәби уен.

2018 ел республикабызда Л.Н.Толстой елы итеп игълан ителде. Шушы уңайдан Күпербаш авылы балалар бакчасында уздырылган чыгарылыш кичәсен дә Толстой иҗаты белән үрелдереп әзерләделәр. Бу чарага өч аю да кунакка килде.

"Сүзнең дә бар остасы"-журфикс

Безнең арабызда яшәгән талантлы кешеләрне барлау өчен китапханәнең эш формалары арасында журфикс дип аталганы да бар. Бу чарабызның кунагы- сүзнең ямен.тәмен, көчен аңлап,белеп сөйли торган кеше

"Күкнең матурлыгы йолдызларда, Җир йөзенең гүзәллеге - хатын-кызларда." әдәби-җырлы кичә.

Бу кичәбезгә килгән тамашачыларыбыз яңалыкларга шатландылар. Бу елгы әдәби - җырлы кичәдә халкыбызның моңы иңгән җырлар, классик язучыларның тирән мәгънәле әсәрләрен тыңлап, ел буена җитәрлек илһам алдылар алар.

"Солдатлар-0+"- яшь сугышчылар көне.

Малай чактан ук кемнедер якларга,сүзендә нык торырга, көчле булырга тырышалар ир кешеләр. Бүгенге көнебезне без нәкъ шундыйларга-булачак солдатларга багышладык.

"Ир солтаны" район конкурсы.

Ир солтаны нинди була икән? Бу конкурс ир кешенеҗ иң күркәм сыйфатларын билгеләргә, аларның үзләренә ышанычларын ныгытырга ярдәм итте.