Кзыл-Ярская сельская библиотека - филиал № 17

ГАИЛӘ - БӘХЕТ АЧКЫЧЫ

Яхшы гаилә - кеше өчен зур бәхет ул. Гаиләдә мәхәббәт, дуслык, ата һәм ана булу, культуралы – хисси аралашу кебек төрле - төрле югары рухи ихтыяҗлар канәгатьләндерә. Монда киләчәк буынның әхлак нигезләре салына. Безнең илебездә гаилә - аерым кешенең эше генә түгел, ул дәүләтнең даими һәм өзлексез игътибар үзәгендә тора, безнең дәүләтебез гаиләне гаять мөһим, төп социаль берәмлек итеп күрә.  Шуңа да 2024 ел илебездә Гаилә елы дип игълан ителде. Гаиләгә багышланган бәйрәмнәр күп безнең календарьда. Шуларның берсе – Халыкара гаилә көне – 15 майга туры килә.

“Гаилә – бәхет ачкычы” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә белән билгеләдек без ул бәйрәмне. Гаиләгә багышланган җырлар, шигырьләр, белән үрелеп барды кичәбез, гаиләле дуэтлар кичәнең аерым бизәге булып тордылар. Иң озак бергә гомер иткән гаиләләрне бүләкләдек, ә алар яшь буынга гаиләнең озын гомерле, тату, бәхетле булуның серләрен сөйләделәр.