Кзыл-Ярская сельская библиотека - филиал № 17

КӨНДӘЛЕК ТОРМЫШТА ИННОВАЦИЯЛӘР РОЛЕ

Татарстан Республикасында фәнни-техник үсеш елы кысаларында китапханәдә «Көндәлек тормышта инновацияләр роле» дигән танып белү сәгате узды. Балалар белән сөйләшүнең төп темасы робототехника үсеше булды. Чыннан да, роботлар җитештерүдә дә, көнкүрештә дә актив кулланыла башлады. Заманча роботлар турындагы видеороликны карагач, яшь укучыларыбыз бу юнәлеш киләчәктә үсәчәк дигән нәтиҗәгә килделәр һәм бу тармак белән бәйле һөнәр сайлау турында уйладылар.