Кзыл-Ярская сельская библиотека - филиал № 17

БУДЬ ЗДОРОВА, КНИГА!

Кзыл-Яр авыл китапханәсендә яшь укучыларыбыз өчен китапларны ремонтлау буенча чираттагы мастер-класс узды. Китапханәче китаплар ясауга нинди зур хезмәт салынганы турында сөйләде. Яшь укучылар китапларның барлыкка килү тарихы белән таныштылар, укуның файдасы турында фикер алыштылар, шулай ук китапханәче белән бергә китапларны ремонтладылар. Чара ахырында «Китап нәрсә яратмый?» дигән блиц-опрос. Балалар китаплар дөньясы турында яңа белемнәр һәм якты тәэсирләр алды!