Кзыл-Ярская сельская библиотека - филиал № 17

ВАХИТ ИМАМОВ - ФИДАКАРЬ ЯЗУЧЫ

    18 март көнне татар язучысы-публицисты Вахит Имамовның тууына 70 ел тулды. Вахит Шәех улы язучылар берлеге әгъзасы, Яр Чаллы шәһәренең язучылар оешмасы рәисе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре. Юбилей хөрмәтенә безнең китапханәдә язучының юбилей кичәсе уздырылды. Китапханәче укучыларны В.Имамовның биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды, язучының «Мәйдан» журналында һәм «Мәдәни җомга» газетасында эшләгән чоры турында сөйләде. Чара кунакларына язучы белән интервью күрсәтелде, Вахит Имамов романнарыннан өзекләр яңгырады. Шулай ук бу көнне китап күргәзмәсе оештырылды. Кунаклар игътибарына: «Җидегән» повестьлар һәм романнар җыентыгы, «Утлы дала» эпик әсәре, «Тозлы яра» романы һәм авторның башка эшләре тәкъдим ителде.