Кзыл-Ярская сельская библиотека - филиал № 17

СЕЛЬСКОЕ ПОДВОРЬЕ

Китапханәбезнең барлык укучыларын һәм бакчачылык, кошчылык һәм терлекчелек белән мавыгучыларны без файдалы киңәшләр сәгатенә чакырдык. Китапханәче законнарының нечкәлекләре, җирдән файдалану, авыл җирлегендә йорт төзү һәм тоту өлкәсендә үз хокукларыңны ничек юридик яктан дөрес гамәлгә ашыру, шулай ук авыл хуҗалыгы өлкәсендә булган ташламалар, субсидияләр һәм программалар турында сөйләде.

Чара ахырында һәркемгә хуҗалык алып бару тәҗрибәсе белән уртаклашырга, үзенең серләре һәм уңышлары турында сөйләргә мөмкинлек бирелде.