Кзыл-Ярская сельская библиотека - филиал № 17

"ОНЛАЙН"ДА КУРНЫНЫЧМЫ?

Кзыл-Яр авылы китапханәсендә «Куркынычсыз Рунет атналыгы» акциясе кысаларында «Онлайн»да куркынычмы?» киңәшләр сәгате узды. Ел саен февральнең икенче сишәмбесендә Бөтендөнья куркынычсыз Интернет көне билгеләп үтелә. Куркынычсыз Интернет көнендә үткәрелә торган чараларның максаты - кешеләргә Интернетны җаваплы һәм куркынычсыз куллану турында мәгълүмат бирү, кулланучыларның мәгълүмати культурасын формалаштыру.

Чарада катнашучылар Интернетта нинди куркынычларны очратырга мөмкин һәм алардан ничек сакланырга икәнен белделәр. Чара барышында китапханәче катнашучыларны Интернеттан файдалануның төп кагыйдәләре белән таныштырды.

Чара ахырында катнашучылар бер-берсенә Интернет-мошенниклыкның нинди төрләре белән очрашканнарын яки танышларыннан ишеткәннәрен сөйләделәр.