Кзыл-Ярская сельская библиотека - филиал № 17

ВЕЛИКИЕ УЧЕНЫЕ РОССИЙСКОЙ АКАДЕМИИ НАУК

 

2024 елда Россия Фәннәр академиясе үзенең 300 еллыгын бәйрәм итә. Россия фәнен дөньякүләм танылган күренекле галимнәре һәм бөтен дөньяда билгеле булган фәнни мәктәпләр данлый. Без китап укучы дусларыбызны бу темага багышланган чарага чакырдык. Бу көнне кичәдә катнашучылар Россия Фәннәр академиясенең барлыкка килү һәм үсеш тарихы, аның уникаль составы турында белделәр. Слайд-презентацияне карагач, Михаил Ломоносов һәм Иван Мичурин кебек иң талантлы галимнәрне искә төшерделәр. Чара ахырында кунаклар өчен интеллектуаль ярыш оештырылды.