Кзыл-Ярская сельская библиотека - филиал № 17

ДЫША ОДНИМ ДЫХАНЬЕМ С ЛЕНИНГРАДОМ

2024 елның 27 гыйнварында бөтен илебез Бөек Ватан сугышы тарихында иң мөһим даталарның берсен – Ленинград блокадасын тулысынча бетерүнең 80 еллыгын билгеләп үтә. Бу датага китапханәдә "Дыша одним дыханьем с Ленинградом" дип исемләнгән күргәзмә-хәтер оештырыла. Китапханәче яшь китап укучыларны чакырып күргәзмәгә күзәтү үткәрде.  Ул блокадалы Ленинградтагы тормыш авырлыклары турында сөйләде: ачлык, салкын, вакыт-вакыт бомбага тоту, фашизмны җиңүнең нинди бәягә ирешелүе. Бу вакыйгаларны истә тоту никадәр мөһим икәнен аңлатты. Балалар Ленинград блокадасы турында балалар өчен язылган шигырьләрдән һәм хикәяләрдән өзекләр укыдылар.