ТОКМАЧ АШЫ - ТАБЫН КҮРКЕ
Токмач – татар халкының иң танылган һәм популяр ризыкларының берсе. Ул үзенең кабатланмас текстурасы, бай тәме һәм әзерләү җиңеллеге белән җәлеп итә. Токмачның тарихы борынгы заманнардан килә һәм бу ризык безнең ата-бабаларыбызга Кытайдан килеп эләгә.
"Ак калфак" клубы әгъзалары барлык теләүчеләрне татар токмачы ясау буенча осталык дәресенә чакырды. Килгән кунаклар бу көнне токмач әзерләү серләрен генә түгел, ә татар халкының мәдәни мирасының бер өлеше булган бу ризык белән бәйле йолалар һәм җырлар белән дә танышты.
Әзер токмачны чарада катнашканнар барысы да бердәм булып Махсус операциядә хезмәт иткән ир-егетләребезгә гуманитар ярдәм итеп җибәрергә булдылар.