Кзыл-Ярская сельская библиотека - филиал № 17

КЫШ БАБАЙНЫ ЭЗЛӘГӘНДӘ

Ел саен сагынып-зарыгып көтеп ала балалар Кыш Бабай белән Кар Кызының килгәнен. Алар бер елны да килмиче калмый, балаларның өметләрен аклап, аларны яңа ел белән котларга киләләр. Һәр елны яңа уеннар эзерләп балаларны уйнаталар, җырлаталар, бүләкләр өләшәләр, балаларның тырышып ятлаган шигырьләрен тыңлап китәләр.

Безнең авылда да булып киттеләр, безнең кечкенә китап укучылар аларны бик шатланып каршы алдылар. Бик матур, җылы, шатлыклы, җырлы-уенлы очрашу булды ул.