Кзыл-Ярская сельская библиотека - филиал № 17

ЙӨРӘК ҖЫЛЫМ СИҢА, ӘНИЕМ...

Иң якын һәм кадерле кешеләр - Әниләр - өчен Түбән Оры авылы мәдәният йорты белән берлектә әдәби-музыкаль кичә оештырылды. Авыл балалары тарафыннан  әзерләнгән бик матур җырлар, биюләр һәм шигырьләр яңгырады ул көнне. Шулай ук авылыбызның үзешчәннәре дә матур чыгышлары белән барлык әниләрне котладылар. Бәйрәмгә махсус кунак булып Сөрде авылында яшәүче талантлы үзешчән җырчы Дима Пиговаев чакырылды. Чараны тамашачылар бик җылы кабул иттеләр.