Кзыл-Ярская сельская библиотека - филиал № 17

ВЕЛИЧЕСТВЕННЫ И ПРОСТЫ СЛОВА ЕДИНОГО ЗАКОНА ВСЕЙ ОТЧИЗНЫ

   Кзыл-Яр авыл китапханәсе тарафыннан Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышланган китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә Конституция, аңа комментарийлар, шулай ук Россия дәүләте тарихы буенча әдәбият, Россиянең дәүләт символикасы һәм Конституциясенең барлыкка килү тарихына багышланган китаплар тәкъдим ителә. РФ Конституциясен белү илебезнең һәр кешесенә, бигрәк тә илебезнең киләчәге кулында булган үсеп килүче буын өчен кирәк.

Россия Федерациясе Конституциясенең 30 еллыгы уңаеннан без барлык укучыларыбызны һәм авыл кунакларын әлеге бәйрәмне күргәзмә күзәтүе белән билгеләп үтәргә чакырдык. Китапханәче Конституция турында  сорауларга җавап бирде, шулай ук РФ Конституциясе барлыкка килү тарихыннан бик күп кызыклы фактлар сөйләде.