Кзыл-Ярская сельская библиотека - филиал № 17

КАКИХ НАРОДОВ ТОЛЬКО НЕТ В СТРАНЕ ВЕЛИКОЙ НАШЕЙ

Безнең ил бай, матур һәм күпмилләтле. Россиядә яшәүче һәр халыкның уникаль мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм теле бар. Без яшь укучыларыбызны милли мәдәниятләр, бәйрәмнәр, җырлар һәм биюләр дөньясына сәяхәткә чакырдык. Квестка кергәндә балаларга иске карта бирелде, анда станцияләр номерлар астында күрсәтелгән, ләкин, кызганычка каршы, бу станцияләрнең исемнәре күрсәтелмәгән. Балалар алдында маршрут буенча бару һәм станцияләр исемнәрен белеп язу бурычы торды. Һәрбер станциядә балаларны зирәклек һәм эрудиция, шулай ук җырлау, бию һәм рәсем ясау осталыкларын таләп иткән бирем көтте. Дөрес үтәлгән бирем өчен балалар станциянең исемен эзләү өчен кирәкле "ачкыч"ларга ия булдылар.  Әлбәттә, барлык исемнәр дә китап киштәләрендә, китап эченә яшерелгән иде. Библиоквестта катнашучылар ул кичне вакытны күңелле һәм файдалы үткәрделәр. Чара ахырында китапханәче балаларга китапларның берсен тәкъдим итте ("Татарстан. Без бергә Мы вместе").