Кзыл-Ярская сельская библиотека - филиал № 17

Үз илемдә - үз телем

26 нчы февраль көнне Түбән Оры мәдәният йортында, Сөрде авылы китапханәсе белән берлектә "Үз илемдә - үз телем" дип исемләнгән , мәктәп укучылары өчен әдәби батл үткәрдек. Сөрде һәм Югары Оры (күчмә китапханә) укучылары Түбән Оры һәм Кзыл Яр укучылары белән көч сынашты. Алар ике командага бүленеп үзләре белән таныштырып үткәннән соң, командаларына исем һәм девиз сайлаганнан соң, уеныбыз башланып китте. Биремнәребезне герой шагыйрь Муса Җәлил иҗатына һәм Халыкара туган тел көненә карата сайладык. Беренче уен "Табышмак әйтәм - җавап тап!" дип аталды. Балалар табышмаклар белән төзелгән кроссворд чиштеләр. Икенче уенда Муса Җәлил иҗатына бәйле презентация ярдәмендә дөрес җавапларны таптылар. Өченче уен, өй эше итеп, Муса Җәлилнең бер шигырен ятларга бирелгән иде. Балалар бу биремне дә тырышып үттеләр. "Буталган мәкальләр" биремендә дә сынатмадылар. Соңгы уен "Тизәйткечләр" булды. Кабартылган шарлар эчендәге биремнәрне, шарларны ук ярдәмендә шартлатып, тизәйткечләрен әйтеп бирү иде. Бу биремне дә укучылар бик тырышып үттеләр. Һәр дөрес җавап өчен без өстәлдәге шкатулкага берәр конфет салып бардык. Ахырдан конфетларны санадык. "Карлыгачлар" һәм "Җәлилчеләр" командалары икесе дә бик тырыш булдылар. Конфетлар ике тартмада да тигез булып чыкты, дуслык җиңде. Уен ахырында укучыларыбызга әзерләгән кечкенә генә бүләкләребезне һәм грамоталарны тапшырдык.