Кзыл-Ярская сельская библиотека - филиал № 17

Үзебезчә киенәсе килә

“Ак калфак”лыларның 2023 елда беренче утырышлары уткәрелде китапханәбездә.

“Үзебезчә киенәсе килә” дип исемләнгән очрашу татар милли киеме темасына багышланды.

Татар милли киеме ансамблен иҗат итүдә сәнгати туку, чигү, каюлы күн, укалап чигү, зәргәрчелек сәнгате, аппликация кулланыла. Гасырлар буена халык бу эшкә үзенең кул көчен генә түгел, бәлки матурлыкка омтылышын, хыялын, эстетик зәвыгын да салган.

Очрашуның башында татар киеме тарихына күзәтү ясалды. Тубән Оры авылы мәдәният йорты җитәкчесе Бәйрәмова Ләйсән музейдан экспонатлар кулланып чыгыш ясады, Кзыл-Яр авыл китапханәсе хезметкәре Ахметова Эльвира милли киемгә багышланган китаплар, журналлар белән таныштырды һәм чигү, каюлы күн кебек һөнәрләр турында сөйләде.

Кичәгә килгән кунакларыбыз татар милли киеменең киләчәге турында фикер алышты. Соң­гы елларда милли киемгә игътибар артты. Милли бизәкле сумка, алка, муенса кебек бизәнү әйберләре бүген бик күп гүзәл затларның тартмасында бар. Бу тенденция алга таба үсеш алса халкызыбның күңел көзгесе булып торган милли киеме яшиячәк, дигән ышанычларын белдерделәр “Ак калфак” ханымнары.