Кзыл-Ярская сельская библиотека - филиал № 17

"Без -Тукай оныклары "

Тукай иҗаты күпкырлы. Аның балалар өчен дә язылган шигырьләре дә, әкиятләре дә байтак. Аларның һәрберсе игътибарга лаек. Кзыл-Яр китапханәсендә яшь китап укучылар белән  "Без -Тукай оныклары" дигән кичә үтте .Балалар Г.Тукайның "И туган тел", "Пар ат", "И каләм", "Мәктәп" кебек шигырьләрен сөйләделәр. Г.Тукайның иң беренче чыккан җырларын да җырладылар. Аның шигырьләре буенча викторина уздырылды. 4 класс укучысы Шакирова Алинә җиңүче булды. Истәлеккә балалар китабы бирелде.