Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Яңалык

Уян кеше, табигать сиңа дәшә.

Экологик дәрес/Балалар белән бергә табигатькә чыгып, табигатьне саклауга багышланган татар язучыларының шигырьләрен, хикәяләрен укыдык. Әсәрләр буенча фикер алышып табигатьтә үз – үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшердек, уйландыра торган ситуацияләргә җаваплар эзләдек. Һәр бала табигатьне саклауга үзе ничек ярдәм итә аласын сөйләде.