“Көмеш кыңгыраулы аланда”
1 июня - Международный день защиты детей. В связи с этим в библиотеке собрались на литературную площадку под названием «Көмеш кыңгыраулы аланда».
1 июня - Международный день защиты детей. В связи с этим в библиотеке собрались на литературную площадку под названием «Көмеш кыңгыраулы аланда».
1 нче июнь - Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан китапханәдә “Көмеш кыңгыраулы аланда” исеме астында әдәби мәйданчыкка җыелдык.
Урта Курса авыл китапханәсендә “Без табигать дуслары” дип исемләнгән экологик викторина үткәрелде.
23 май көнне Урта Курса авыл китапханәсендә язучы һәм публицист, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Миргазыян Юнысның тууына 95 ел тулу уңаеннан “Татар офыгын киңәйткән әдип” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде.
Урта Курса авыл китапханәсендә Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуга багышланган “Чорлар аша караш” дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде.
7 май көнне, Бөек Җиңү көне уңаеннан, Урта Курса авылының Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар истәлегенә куелган обелиск янында тантаналы митинг һәм мәдәният йортында бәйрәм концерты уздырылды.
Урта Курса авыл китапханәсендә китап укучылар белән Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган «Бары тик сугыш гаепле» дип исемләнгән тарихи сәгать үтте.
Урта Курса авыл китапханәсендә балалар шагыйрәсе, журналист Йолдыз Шәрапованың 60 яшьлек юбилеена багышланган “Канатлы дөнья” исеме астында китап күргәзмәсе төзелде.
1961 елның 12 апрелендә дөньяда беренче тапкыр Юрий Гагарин космоска очкан һәм моның белән бәйле ел саен Космонавтика көне билгеләп үтелә. Бу көнне без укучылар өчен "Галәмгә сәяхәт" исеме астында мәгълүмати-танып белү сәгате уздырдык.
Урта Курса авылы мәдәният йортында күчмә китапханәдә “Вакытлы матбугатны көтеп алабыз” дип исемләнгән мәгълүмати танып белү сәгате үтте.
Урта Курса “Ләйсән “ балалар бакчасына йөрүче балалар белән “Һөнәрләр аланында” дип исемләнгән балалар иртәсе үтте.
Урта Курса авылы китапханәчесе Сарай Чокырча һәм Корайван авылы мәктәпләрендә кучмә китапханәдә укучылар белән “Китаплар безнең мәдәни мирасыбыз” дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрде.
Урта Курса авыл китапханәсендә “Язучы, галим, көрәшче” исеме астында язучы Галимҗан Ибраһимовның тууына 135 ел тулуга багышланган китап күргәзмәсе төзелде.
Урта Курса авылы мәдәният йортында күчмә китапханәдә “Җирдә тудырылган һәрбер китап – бер могҗиза кебек укылсын!” дип исемләнгән әдәби сәгать үтте.
Урта Курса авыл китапханәсендә Россиядә халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елына һәм Халыкара хатын – кызлар бәйрәме – 8 Мартка багышланган “Яз кояшы сипсен җылысын” дип исемләнгән әдәби кичә үтте.
Урта Курса “Ләйсән “ балалар бакчасына йөрүче балалар белән “ Җиләкләр, яшелчәләр илендә” исеме астында, әдәби иртә үтте.
21 февральдә Урта Курса авыл китапханәсендә туган тел көне уңаеннан “Тәмле - татлы туган телем” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.
Урта Курса авыл китапханәсендә цифрлаштыру елына багышланган “Цифрлаштыру — тизлек сүзенең синонимы” дип аталган мәгълүмати танып белү сәгате үтте.
Урта Курса авыл китапханәсендә Россиядә хәрби батырлык көненә багышланган “Ленинград блокадасы – тарихның онытылмас бите” дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде.
Урта Курса авыл китапханәсендә “Рухи мирасыбыз сакчысы” исеме астында шагыйрь, Татарстанның М. Җәлил һәм Г. Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты Разил Вәлиевкә 75 яшь тулуга багышланган китап күргәзмәсе төзелде.