Центральная детская библиотека

"Сөмбелә"

Сары көзнең матур көннәре җиткәч,  басу – кырларда уңышлар җыела, күктә җепкә тезелеп кыр казлары, торналар, саубулашып, ерак юлга кузгала. Елның сихри фасылында, көн белән төн тигезләшкән мәлдә, татар халкы Сөмбелә бәйрәмен үткәргән. Ул – көзге бәйрәм, уңыш бәйрәме.

      Район китапханәсе балалар китапханәсе белән берлектә “Балалар иҗат үзәге”нә йөрүче укучылар  өчен “Сөмбелә” бәйрәме уздырды. Бәйрәм татар халкының милли уеннары белән үрелеп барды. Чара ахырында китапханәчеләр  балаларга  кечкенә китапчык ясау буенча мастер-класс оештырдылар.