Центральная детская библиотека

«Тылсымлы театр дөньясы»

Россиядә Театр елы кысаларында 1 июльдан алып 6 июльгә  кадәр  Саба район Үзәк китапханәсе  «Тылсымлы  театр дөньясы» атналыгын игълан итте.

   Театр атналыгы барлык яшьтәге  укучылар  өчен оештырыла. Китапханә кунакларын мавыктыргыч танып-белү программасы буенча үткәреләчәк чаралар – театр сәнгате буенча тематик китап күргәзмәләре, театральләштерелгән укулар, районыбызның  театр коллективлары әһелләре белән танышулар , бәйгеләр, мастер-класслар көтә.

     Барыгызны да «Театр атналыгы»на кушылырга һәм онытылмас мизгелләр, бик күп уңай хисләр алырга чакырабыз!